Чирмешәнгә кунакка урман чыпчыклары килде
Безнең районда

Чирмешәнгә кунакка урман чыпчыклары килде

Бу көннәрдә Чирмешәндәге миләш агачлары җимешләреннән шактый арынып калды.

Әлеге ризык белән урман чыпчыклары (свиристель) сыйлана. Бу кошлар – ноябрь пейзажының матур бер бизәге. Миләш җимешләре кышкы салкыннар алдыннан аларга көч тупларга ярдәм итә икән. Чыпчыклар өерләре белән, шау-гөр килеп агачтан агачка күчәләр һәм үзләреннән соң буш тәлгәшләр калдыралар.

Фото: Лилия Зөфәрова.


Нет комментариев