Чирмешәннең “Чишмәкәй” балалар бакчасы “Иң яхшы ике телле балалар бакчасы” республика грантлар бәйгесендә катнашты.
Уку елы дәвамында бакчада балаларны татар теленә өйрәтү буенча зур эш алып барыла.
-Тәрбияләнүчеләр Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм башка татар шагыйрьләре иҗаты белән танышалар, - ди татар телен укыту буенча тәрбияче Эльмира Шарапова. - Балалар белән рус һәм татар халык әкиятләрен сәхнәләштереп, ата-аналарга күрсәтәбез. Республикакүләм “Сәйяр” яшүсмерләр театры конкурсында бик актив катнашабыз. Һәр ел саен театр коллективы муниципаль этапта 1-2 урыннарны яулый.

Бәйгенең проектлар этабында уңышлы чыгыш ясаганнан соң, “Чишмәкәй” балалар бакчасының эшчәнлеген Казаннан килгән махсус комиссия дә караган һәм тәрбиячеләр эшенә яхшы бәя биргән.
Эльмира Шарапова фотолары.
Нет комментариев