Чирмешән укучылары аш-су осталыгына, тегүчелеккә, эретеп ябыштыручыга укый
Чирмешән аграр техникумында 9–10 сыйныф укучылары өчен кыска сроклы курслар оештырылган. Әлеге курсларда алар бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләр үзләштерә.
Хәзерге вакытта 12 укучы пешекче һөнәренә укый, 23 егет эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштерә, биш кыз тегүчелек серләренә өйрәнә.
Пешекче һөнәрен үзләштерүчеләр республика программасы нигезендә белем ала, укыту чыгымнарын республика үз өстенә алган. Бу төркем дәресләрне 2025 елның декабрендә башлаган. 90 сәгатьлек курсларны тәмамлаганнан соң укучыларга тиешле таныклыклар тапшырылачак.

Февраль аеннан тегүчеләр һәм эретеп ябыштыручылар өчен дә дәресләр башланды. Район үзәге мәктәпләрендә укучы балалар дәресләрдән соң атнага ике тапкыр техникумга килеп шөгыльләнә. Эретеп ябыштыручылар – 204, тегүчеләр 104 сәгать дәвамында һөнәр серләренә төшенәчәк. Әлеге курсларда уку чыгымнарын район каплый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев