Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район үзәгендә Бөтенроссия күләмендә фәнни-гамәли конференция оештырдылар

Әлеге чарада Чирмешәннең тарихи валын Россия Федерациясенең Россия халыклары мирасы бердәм дәүләт реестрына кертү турында сөйләштеләр.

“Россия халыклары  тарихында һәм мәдәниятендә  Россия чик буе тарихи-мәдәни  мирасы һәйкәлләре” темасына багышланган җыенда төрле төбәкләрдән килгән тарихчылар, район укытучылары һәм мәдәният хемәткәрләре катнашты.

Конференция кунакларын район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде һәм нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

–2021 елда Чирмешән районы һәйкәлләрендә ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләре тарафыннан эзләнүләр үткәрелде, аларның нәтиҗәләре “Үсеш сызыклары” (“Линии роста”) китабында басылып чыкты. Шуннан соң конференцияне безнең районда уздырырга карар кылынды, – диде Надежда Габдерәшит кызы үз чыгышында.

–Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр аша рухи гореф-гадәтләрне саклап калачакбыз, ул туган як мәдәниятенә, аның тарихына, горефгадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштырачак.

Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина тарихи объектларга яшь буынны җәлеп итү алымнары турында сөйләде.

–Тарихи объектларны торгызу зур  чыгымнар сорый, иганәчеләр ярдәме һич  артык булмый, шуңа күрә  укучыларга  бу хакта мәгълүматлар җиткерергә кирәк, алар – булачак иганәчеләр, – диде Зөлфия  Хафиз кызы.
– Туристлар җәлеп иткәнче әле, зур эш башкарырга кирәк. Программа төзеп, акча алу – әле эшнең башы гына. Ә инде  тарихи объектта реставрация ясап, акча эшләү икенче этап була.

Конференциянең фәнни өлешендә актуаль  проблемалар, тарихи-археологик тикшеренүләр, аларны саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре өйрәнелде. Һәм Чирмешән валын ТР туристлык маршрутына кертеп, туристлык объекты итеп билгеләргә дигән карарга килделәр. Чарада катнашучылар бер атна дәвамында үз тәкъдимнәрен дә җиткерә ала.

 Район мәдәният йортында узган чарадан соң кунакларны тарихи валга алып бардылар. Аларга театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, кунакларга кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим иттеләр һәм учакта пешкән балык ашы белән сыйладылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев