Район мәдәният йортында эшләүче “Новый взгляд” яшьләр театр студиясе яңа спектакль әзерли.
Эвелина Пиженко пьесасы буенча “Егетләр кич күрәзәлек иткәннәр, яки ак таш турында әкият” (“Гадали парни ввечеру или сказ о белом камушке”) спектакль – әкиятне мәктәп укучылары якын арада күрә алачак.
-Яңа елга әзерләгән Кызыл калфак турындагы әкиятне тамашачылар җылы кабул итте, инде икенче спектаклебезне сәхнәгә чыгарырга җыенабыз, - диде спектакльнең режиссеры Әлфия Закирова.
Театр студиясе актерлары – район үзәге мәктәпләренең 9, 10 сыйныф укучылары. Алар үзләренә тапшырылган рольләрне бик тырышып һәм оста итеп уйныйлар.
Әлфия Закирова фотолары
Нет комментариев