Чирмешән чаңгычыларын җырчылар да рухландырды
Көн темасы

Чирмешән чаңгычыларын җырчылар да рухландырды

"Татарстан чаңгы юллары - 2016" ярышларында 500гә якын чирмешәнле катнашты. Көне дә шәп булды бит әле аның: кояшлы, тыныч. Район үзәгенең "Сабантуй" стадионында 14 февраль көнне оештырылган әлеге күмәк чарада оешма, предприятие вәкилләре, авыл җирлекләре командалары, йөзләгән мәктәп укучысы көч сынашты. Катнашучылар арасында кунаклар - күршеләребез, Самара өлкәсенең Шентала районыннан...

"Татарстан чаңгы юллары - 2016" ярышларында 500гә якын чирмешәнле катнашты. Көне дә шәп булды бит әле аның: кояшлы, тыныч.

Район үзәгенең "Сабантуй" стадионында 14 февраль көнне оештырылган әлеге күмәк чарада оешма, предприятие вәкилләре, авыл җирлекләре командалары, йөзләгән мәктәп укучысы көч сынашты. Катнашучылар арасында кунаклар - күршеләребез, Самара өлкәсенең Шентала районыннан да чаңгычы әби, бабайлар бар иде.
Ярышның иң тәүгесендә, гаилә эстафетасында (әти, әни, бала), Иске Элмәледән Колесниковлар гаиләсе - җиңүче. Чирмешәннән Журавлевлар - икенче, Ульяновкадан Дютиннар өченче урында.
Мәктәп укучылары арасыннан Иске Элмәледән Игорь Захаров, Диана Микушовалар, Әмирдән Алинә Хәйруллина, Ульяновкадан Евгений Рыбкин, Максим Никитин, Светлана Григорьева финишка иң беренче килделәр. Ир-егетләр һәм хатын-кызлардан, төрле яшьләрдә, Ульяновкадан Максим Тимирясов, Кристина Ярхунина, Валентин Прокопьев, Шешминкадан Дмитрий Зубов, Иске Элмәледән Марина Колесникова, Чирмешәннән Юрий Сергеев, Екатерина Михляева, Наталья Бодрягина, Шенталадан Геннадий Епифанов, Валентина Фадеева - җиңүчеләр.
Җитәкчеләр, ир-егетләр арасында Утыз Имәннән Риф Фәттахов - җиңүче. Әхтәм Мусин (Түбән Кәминкә) финишка - икенче, Марат Әһлиуллин (Чирмешән) өченче булып килделәр. Хатын-кыз җитәкчеләрдән Вера Ломоносова (Ульяновка) - беренче. Гөлфәния Гайнанова (Бәркәтә) икенче урында, Лашманнан Җәмилә Шәйхетдинова һәм Сания Гыйльманова өченче урынны бүлештеләр.
Ярышта катнашучыларны бу көнне район мәдәният йорты артистлары да сәламләп, җырлары белән рухландырып тордылар. Дистанцияләрдә тирләп-пешкән спортчылар кайнар чәй, камыр ризыклары белән сыйланды.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы Татарстан чаңгы юлы чаңгычылар ярышы

Нет комментариев