2 апрель 2022 яңалыклары
-
Иске Котышта яшәүче рус теле укытучысы Петр Учайкин җырларга ярата
Иске Котышның үзешчән сәнгатьтә катнашучысын 8 яшендә Чирмешәнгә, алдынгылар слетына алып баралар, анда ул кунакларга Чапаев турында шигырь укыган. Ә авыл сәхнәләрендә Петр 6 яшеннән бирле.
-
Чирмешән умартачылары яңа сезонны ача
Бакчаларда калын кар катламы ятса да, умартачылар сезонны ачып җибәрде дисәң дә була. Умарта оялары (гаиләләре) апрельнең тәүге көннәрендә умарталыкларда, бакчаларда урын ала башлый.
-
Туймәт мәчете төнлә дә балкып тора
Ураза башланыр алдыннан Туймәт авылы эшмәкәрләре Гакилә һәм Ринат Лотфуллиннар авылдашларына бүләк ясадылар.
-
Чирмешәнлеләр агротуризмга нигез салмакчы
Чирмешәндә яшәүче Хаммәтгалимовлар гаиләсе тәвә кошлары асрый. Гаилә башлыгы Рифкать Сәлимҗан улы районда агротуризмны үстерергә, хәтта тәвә кошы фермасы булдыру турында хыяллана.
-
Ивашкино мәктәбендә, үрентеләр сатып, тегү машинасы алганнар
Бу уку елында Ивашкино урта мәктәбе укучылары технология дәресләрендә тегәргә һәм төрле ашлар пешерергә өйрәнә башлаганнар. Хәзер аларның остаханәләрендә моңа шартлар бар - мәктәп үсентеләр саткан акчага тегү машинасы һәм электр плитәсе сатып алган.
-
Чирмешән районы пионеры суга батучы баланы коткарган
Ирек Сәүбанов суга батучыны коткарган, Коля Корольков олимпиадага барачак. Район газетасы төпләнмәләрендә шундый хәбәрләр булган.
-
Чирмешән лицее укытучысы курчакларга кием тегә
“Пушкин картасы” кысаларында чарага килгән яшүсмерләр “алтын куллы” апаларның эшләреннән оештырылган күргәзмә белән таныштылар.