Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр агротуризмга нигез салмакчы

Чирмешәндә яшәүче Хаммәтгалимовлар гаиләсе тәвә кошлары асрый. Гаилә башлыгы Рифкать Сәлимҗан улы районда агротуризмны үстерергә, хәтта тәвә кошы фермасы булдыру турында хыяллана.

Экзотик кошларны якташларыбыз узган елның сентябрь аенда Самарадан алып кайтканнар. Алар өчен иркен, җылытыла торган вольер ясалган. Нәрсә дисәң дә, безнең як өчен кыргыйрак тоелган кошлар җылы яратучаннар.

- Бу тәвә кошлары нигә кирәк булды?- дидем мин йорт хуҗасына канатлы дүрт гигантларны күргәч.  Бүген алар ике метр чамасы.

 

-Белгәнемчә, Татарстанда бу кошларны үрчетүчеләр бар, - диде әңгәмәдәшем. – Минем дә асрап карыйсым килде. Аннан соң инде районда агротуризмга нигез салырга исәп. Бу юнәлештә эшлибез, урыны да билгеле, проект әзер. Көннәр җылыткач, кошларны анда күчерербез дибез. Тәвә кошларының санын артырып, ферма ачарга, башка хайваннар да алырга ниятлибез.

Хуҗалары белән сөйләшкәндә, канатлы тәвә кошлары үзләренчә гел биеп торды. Аларны яктан гына мин дә күзәттем. Хуҗалар аларны бик тыйнак дисәләр дә, якын килергә курыктым.

Бүген тәвә кошлары әлеге гаиләгә бернинди файда китерми, ә менә асрауга, мөгаен, шактый акча тоталардыр. Алар, нигездә, бездәге тавыклар, казлар кебек тукланса да, физиологик үзенчәләкләренә туры килә торган, үзләренең азыклары бар, аны сатып алалар. Зур бер кошка тәүлегенә 2 килограммга якын азык кирәк. Тәвә кошы бер ел эчендә йөз килограммга җитә икән. Ата кош 150 килограммга авырлыкка кадәр үсәргә мөмкин. Алар озын гомерлеләр, 70 елдан да күбрәк яшиләр.

-Әлеге аларның кайсы ата, кайсы ана икәнен аерып булмый, чөнки әле яшьләр. Ата кошларның канатлары кара була, - дип дәвам итте сүзен Рифкать Хаммәтгалимов. – Ата кош 3 метр биеклеккә кадәр үсәргә, аналары кечерәк– 2 метр 70 сантиметрга кадәр җитәргә мөмкин. Аларга иркен урын кирәк, йөгерергә яраталар. Бер яшьтә тәвә кошы йомырка сала башлый. Ул 25 тавык йомыркасына торышлы, бер табага гына сыйдырырмын димә. Ите дә туклыклы, диетик азык санала, холестерины юк.

Тәвә кошының каурыйларын бизәгечләр ясау өчен кулланалар икән, тиресе дә бик нык, аннан сумкалар, хәтта аяк киеме дә тегәләр.

Гомумән, бу көнне мин тәвә кошлары турында бик күп кызыклы мәгълүмат белдем. Әйтик, аларның тешләре юк, шуңа да, азык ашказанында ваклансын өчен, кошлар рационына вак таш өстәргә кирәк, ди.

Кем белә, бәлки, тиздән безнең районга да тәвә кошлары карарга туристлар килә башлар!?

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев