Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы пионеры суга батучы баланы коткарган

Ирек Сәүбанов суга батучыны коткарган, Коля Корольков олимпиадага барачак. Район газетасы төпләнмәләрендә шундый хәбәрләр булган.

55 ел элек

Иске Үтәмештән Хәбибулла Миңлегуловның һәм Минзәки Галләмовның эш көннәре иртәнге дүрттә үк башлана. Алар роторлы сиптергеч белән уҗымнарны тукландыралар.

“Ленин юлында” – 5 апрель, 1967 ел.

Шешминка мәктәбе укучылары физика-математика фәннәре буенча район олимпиадасында беренче урын яуладылар. Ә Коля Корольков, иң яхшы 5 укучы белән, яшь физиклар һәм математикларның республика олимпиадасында район данын яклаячак.

“Ленин юлында” – 7 апрель, 1967 ел.

Быел районның “Сельхозтехника” берләшмәсенә, район колхозларына сату өчен, төрле маркадагы 40 трактор, 67 чәчкеч, 532 тырма звеносы һәм башка бик күп тагылма техника кайтты.

“Ленин юлында” – 12 апрель, 1967 ел.

Таһирә Фаварисова Жданов исемендәге колхозда (Түбән Чегодай –ред.) инде 10 ел кошчылык өлкәсендә эшли. Ул хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белә, иптәшләренә булыша. Гыйльминур Дәүләтшина белән, алар узган елда бер тавыктан 170 данә йомырка алганнар.

“Ленин юлында” – 14 апрель, 1967 ел.

Пионер Ирек Сәүбановка (Туймәт авылы – ред.) бу көннәрдә күпләр рәхмәт әйтә: ул коткарган баланың әти-әнисе дә, мәктәп дирекциясе дә.

Хәл болай була. Өченче сыйныф укучысы Ирек елга яры буенда уйнап йөри. Шулвакыт бер кечкенә бала елга аша чыкканда суга егыла һәм бата башлый. Моны күргән Ирек ярдәмгә ашыга. Бала коткарыла.

(Редакциягә Рифкать Мәссаров язган хаттан).

“Ленин юлында” – 16 апрель, 1967 ел.

50 ел элек

Ульяновка авыл Советы территориясендә узган коммунистик өмәдә 700 дән күбрәк кеше катнашты. Ворошилов исемендәге колхоз хезмәтчәннәре машина паркында, терлекчелек фермаларында һәм авылны төзекләндерү эшләрендә хезмәт куйдылар.

“Ленин юлында” – 19 апрель, 1972 ел.

“Алга” колхозында (Кармыш – ред.) кыска гына вакыт эчендә 150 гектарда күпьеллык үләннәр тырмаланды. Хәзер агрегатлар дым каплатуга кереште. Беренче көнне үк 50 гектарда дым каплатылды. Әлеге эшне беренче булып тракторчы М.Вилданов башлады.

“Ленин юлында” – 26 апрель, 1972 ел.

“Райондашларыбыз Яр Чаллы шәһәрендәге КамАЗ төзелешендә катнаша. Автогигант төзелешендә мин дә булдым, анда 13 кешелек төркем белән бардык. Безне балта осталары итеп билгеләделәр”.

“Победа” колхозыннан В. Галимов хатыннан.

“Ленин юлында” – 29 апрель, 1972 ел.

Ульяновка сигезьеллык мәктәбенең 6-8 сыйныф укучылары авыл мәдәният йорты, колхозның машина паркы янәшәсендә һәм башка урыннарда 600 төп тирәк агачы үсентесе утыртты. Әлеге эш дәвам итә.

“Ленин юлында” – 29 апрель, 1972 ел.

 

фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев