Туймәт мәчете төнлә дә балкып тора
Ураза башланыр алдыннан Туймәт авылы эшмәкәрләре Гакилә һәм Ринат Лотфуллиннар авылдашларына бүләк ясадылар.
Әлеге якташлар мәчет манарасына кую өчен төсле утлы яктырткычлар сатып алдылар. Туймәтлеләр Лотфуллиннарга һәм әлеге яктырткычларны урнаштыруда ярдәм иткән Рәшит Әсәдуллинга бик рәхмәтле. Хәзер авыл мәчете манарасы төнлә дә балкып тора.
фото: Айдар Кәримов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев