Чирмешән умартачылары яңа сезонны ача
Бакчаларда калын кар катламы ятса да, умартачылар сезонны ачып җибәрде дисәң дә була. Умарта оялары (гаиләләре) апрельнең тәүге көннәрендә умарталыкларда, бакчаларда урын ала башлый.
Сезон башлана
-Көндезләрен һава температурасы 10-15 градуска күтәрелгәч, умарталар очарлык җылыткач, кортларны кышкы өйләреннән (омшаниклардан) чыгарабыз. Уңган умартачы бал кортлары кышкы йокыда вакытта да эшсез тормый, яңа сезонга әзерлек башлана. Балны урнаштыра, тәкъдим итә белү дә сәләт сорый, хәзер сатып алучыны өйдә генә көтеп утыру заманы түгел, - ди “Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин. – Дөрес, товарың сыйфатлы булса, аңа хуҗа тиз табыла. Балны сортларга бүлеп алырга, барын бергә кушмаска, ешрак аертырга, магазин белән эшләргә кирәк. Юкә, чәчәк балының дәрәҗәсе зур, бәясе дә кыйммәт.
Уфада узган “Татлы бал” Россия бәйгесендә Татарстан умартачысы - Тәтеш районыннан Фердинат Вафин “Юкә балы” номинациясендә беренче урын алган. Димәк, башкорт балы янында Татарстан балы да төшеп калганнардан түгел.
-Безнең районда 176 умартачы исәпләнә, алар 3980 баш умарта асрыйлар. Үткән ел якташларыбыз 87 тоннадан артыграк уңыш алганнар. Аның күп өлеше җәй айларында ук урнаша, утырган балга да хуҗалар табыла, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Расыйх Шәфыйков.
Карабаевлар барына да өлгерә
Чирмешәннән Карабаевлар умарталыгында кышлатуга 250 оя умарта керткәннәр.
-Умарталар яхшы кышлый кебек, уртача бер проценты һәлак булырга мөмкин, бернинди югалтуларсыз чыккан еллар да бар, - ди Алишер Карабаев. – Зур хуҗалыкны гаиләбез белән алып барабыз, кемдер җитештерә, кемдер сата. Әтинең тәҗрибәсе зур, мин дә инде күп нәрсәгә өйрәндем, бала вакытта ук аның янында булдым. Былтыр 5 тонна бал аерткан идек, бүген 700 килограмм чамасы гына калды, аны яңа уңышка кадәр урнаштырып бетерербез.
Карабаевлар уңышны урнаштыру җаен тапканнар, Казанда үзләренең кибетләрен ачканнар. Алар Чирмешәндә яшәп, башкалага чиратлап барып, продукцияне үзләре сата. Чирмешән балын аңа кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тәкъдим иткәннәр. Үзебездә дә сатып алучылары бар, хәзер сыйфатлы балга хуҗа тиз табыла.
Карабаевлар умарталарны элек йортларында гына тотсалар, 2016 елда элеккеге Свобода поселогы янында умарталык төзегәннәр. Биредә умарталарны кышлатырга омшаник, агач эше мастерское, бал аерту цехы бар, татлы ризыкны шунда ук фасовкалыйлар.
-Умартачы булу өчен иң элек кортларны яратырга кирәк. Аннан соң умартачы агач эшен дә, сәүдә эшен дә белергә тиеш, кортларны дәвалау өчен, күпмедер дәрәҗәдә ветеринар булу да зарур , - ди умарталык хуҗасы Ином Карабаев. – Без ел әйләнәсе умарталыкта: кышларын умарта оялары, рамнар ясыйбыз, сезон башына барын да әзерләп куябыз.
Яз айларында Карабаевларга үзләре үрчеткән, яшь умарта гаиләсе, умартачылар телендә умарта пакеты (пчелопакет) алырга килүчеләр дә күп.
Йомшак холыклы кортлар сайлагыз
-Умарталарның токымына да игътибар итәргә кирәк, йомшак холыклы карник, бакфаст токымнары яхшы, шундыйларны сайлау отышлы. Мондый кортларны бакчада да тотарга була, алар усал түгел. Иске Элмәледән Сергей Макаров, мәсәлән, шундый, нәселле ана кортлар үрчетү белән шөгыльләнә, - диде Шәүкәт Нуриәхмәт улы. – Җирле умарталар асрап, күршеләр белән ачуланышып яшәмик.
Республикада умарталар күпләп агуланып үлү очраклары да булган. Дөрес, районда зур участокларда рапс чәчелсә дә, бәхеткә, соңгы елларда район умартачылары мондый югалтулар кичермәгән. Нәкъ менә шул рапс корткычларына каршы сибелә торган агу умарталарга зыян сала да. Бу юнәлештә райондагы “БИО-АГРО” һәм “ЧИРМЕШӘНАГРО” хуҗалыклары халык белән килешеп эшли, кырларны тиешле вакытларда, 3-4 класслы, кортлар өчен зарарсыз булган химикатлар белән генә эшкәртәләр. Умартачылар аларга бик рәхмәтле.
-Якын араларда умартачалар белән уку-семинар оештырырга җыенабыз, - ди Шәүкәт Хәйруллин. – Андый чара барышында барлык проблемаларны уртага салып сөйләшәбез, умартачылар үзләренең тәҗрибәләре белән дә уртаклаша, киңәшләр дә бирәләр.
фото: Карабаевларның гаилә архивынан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев