Чирмешән лицее укытучысы курчакларга кием тегә
“Пушкин картасы” кысаларында чарага килгән яшүсмерләр “алтын куллы” апаларның эшләреннән оештырылган күргәзмә белән таныштылар.
Кемдер – бәйләп, кемдер – чигеп, икенчеләр пешереп җанына тынычлык таба, мондый иҗади кешеләр район үзәгендә дә аз түгел икән.
Людмила Кузина китапханәгә тасмалардан чиккән картиналарын алып килгән. Әлфия Дәүләтшина да төсле җепләрдән картиналар “ясый”. Алар бу шөгыльгә пенсиягә чыккач алынганнар. Бу якташларыбызның эшләре үзләренең генә түгел, якыннарының да йортларын бизи.
Чирмешән лицее укытучысы Марина Кандрованың курчакларны үз куллары белән бәйләгән киемнәр белән киендерә. Аның коллекциясендә дистәләгән шундый курчак бар. Бу эш якташыбызга җан тынычлыгы бирә, аларга карап күңеле сөенә.
Алинә Нуретдинованың бизәнү әйберләре укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Ул аларны ясау серләре белән дә уртаклашты.
Бавырсак, чәк-чәк, төрледән-төрле пироглар пешерүче Әлфирә Кәлимуллина бик теләп балаларга үзенең шөгыле турында сөйләде, мастер-класс та күрсәтте. Айгөл Назыйрова торт пешерү серләрен әйтте, бу татлы ризыкны үзләре бизәп карау яшьләргә аеруча ошады.
Китапханәчеләр “Пушкин картасы” кысаларында мондый чараларны еш оештыра.
фото: Маргарита Игнатьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев