Иске Котышта яшәүче рус теле укытучысы Петр Учайкин җырларга ярата
Иске Котышның үзешчән сәнгатьтә катнашучысын 8 яшендә Чирмешәнгә, алдынгылар слетына алып баралар, анда ул кунакларга Чапаев турында шигырь укыган. Ә авыл сәхнәләрендә Петр 6 яшеннән бирле.
Аның артистлык стажы 40 елга якынлаша. Ульяновск педагогия университетын тәмамлап кайткан яшь белгеч, рус теле укытучысы әүвәл авылдагы “Черемушка” рус ансамблендә җырлап остара. Нигездә, 45 ел элек үк оешкан коллективта даими 7-9 кеше җырлый. Репертуарларына рус һәм мордва халык җырларын алалар. Соңрак, 2013 елда, “Лемзер” мордва фольклор ансамбле барлыкка килгән. Мордва мәдәнияте традицияләрен саклаучы бу иҗади коллективны бүген инде районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Учайкинның сольный, аерым үз номерлары да бар.
Авыл җирлеге башлыгы тырышлыгы белән, халык арасында популяр ике ансамбльне дә заманча сәхнә костюмнарына киендергәннәр. Алар белән сәхнәдә бик матур күренәләр, үзләренә җәлеп итәләр. Билгеле, затлы костюмнарына тузан кунмый. Иске Котышның “Лемзер” ансамбле соңгы елларда әллә ничә тапкыр Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында, мордва халкының “Балтай” милли бәйрәменә барган. Фин-угор халыкларының “Рав елгасында” (“Там, на реке Рав”, мордвачадан – Рав – Идел - Волга) мордва халык җырлары республика конкурсында катнашалар. Аларны Яр Чаллыда узучы фестивальгә дә гел чакыралар.
Республикада мордва мәдәнияте белән бәйле башка кайбер чаралар да якташларыбыздан башка үтми.
“Черемушка” инде өч тапкыр “Каравон”да рус хор җырларының Александр Катков исемендәге фестивалендә җырлаган.
-Мордовиягә, Саранскига да барасы килә, - ди Петр Леонидович. -Репертуарыбызга “Крушина” исемле борынгы бер җырны да кертмәкче булабыз. Аның сүзләрен, көен дә өйрәндек инде. “Премьерасын”, мөгаен, Пасха бәйрәме тирәсендә күрсәтербез.
Мордва теле “эрзя” һәм “мукшы” субэтносларына бүленгән, алар бер-берсеннән шактый, хәтта киемнәре белән дә, аерыла икән. Шуңа күрә, Петр Учайкин әйтүенчә, кайвакыт, үзләренә ошаган ниндидер җыр ишетсәләр, иң элек аның текст сүзләрен безнең сөйләмгә, безнең этник-эрзя диалектына яраклаштырырга тырышалар.
Кызганыч, соңгы елларда Иске Котыш балалары әби-бабаларының, әти-әниләренең телен оныта баралар, күбрәк русча гына сөйләшәләр, туган тел сөйләмен начар аңлыйлар. Моңа, беренче чиратта, мәктәптә мордва теле укытылмау сәбәпче, интернет та туган телнең кулланылыш даирәсен тарайта. Әңгәмәдәшемнең моңа борчылуы аңлашыла.
-Сәхнәдә үз телебездә җырлау мордва телен, мәдәниятен саклау, яклау өчен дә кирәк, - ди Учайкин. –Шул максаттан мәктәптә дә төрле чаралар, “Туган тел көне” дә үткәрәбез.
Ул үзе мордва телендә яза, укый, сөйли дә белә, фикерләве дә шул телдә. Әтисе – мордва, әнисе рус милләтеннән.
-Өйдә ике телдә аралаштык, - ди Петр Леонидович. –Әби күбрәк мордвача сөйләшкәч, әни дә бу телне тиз үзләштерде. Шуны да әйтим, Иске Котышта руслар һәм мордвалар нисбәте бер чама, элек мордвалар яшәүче безнең якта мордва башлангыч мәктәбе дә булган.
Петр Учайкинны мәктәптән соң гел өйдә туры китерермен димә, аның күп вакыты мәдәни чараларда үтә: Чирмешәнгә дә баралар, еракка да чыгып китәләр. Ул бит ике ансамбльдә дә җырлый. Еш кына, Иске Котыш авылы ансамбльләрендә хатын-кызлар арасында ир-атлардан аны гына күрәбез, аның тыныч, ягымлы тавышын ишетәбез.
-Җыр – минем, тормышым, - ди якташыбыз. –Безнең нәселдә әни ягыннан апаларның барысы да гармунчылар булган, әби үзе дә моңлы, көчле тавышлы җырчы иде. Гомумән, безнең мордвалар – көчле, көр тавышлы халык.
Бу авылда мәктәп һәм мәдәният йорты биналарының заманча капиталь ремонтлануы, җиһазлануы эшкә дәртләндерә, анда барасы килеп тора.
Иске Котышның үзешчән артистына, авыл мәктәбе укытучысына тагын берничә соравым калды.
-Петр, интернет белән дусмы син?
-Бүгенге тормышта аннан башка булмый, ул эш буенча да гел кирәк. Компьютерны көн саен кабызып, мәгълүмат алам.
-Дәресләрең күпме?
-Атнага 30 сәгать – аз түгел, әле сыйныф җитәкчесе дә мин, җиденчеләрнеке.
-Укучыларың тырышмы?
-Барысын да белергә телиләр. Авыл баласы ачык, ихлас та ул, алар белән эшләве үзе бер рәхәт. Компьютер, телефон аша азрак аралашсыннар иде дә, тере аралашу, мөстәкыйль фикерләү кирәк яшьләргә.
-Әти-әниең исән-саулармы?
-Әти күптән мәрхүм, әни, шөкер, исән, 73 яшьтә. Ул аерым йортта яши, мин үземә йорт сатып алдым. Дүрт туганым бар.
-Гаилә хәлеңне дә беләсе килә.
-Ялгыз мин. Мондый эшне соңга калдырмаска кирәк икән шул. Эш белән, сәхнәдә йөреп үтеп бара гомер. 47 яшькә җиттем.
-Алайса өй, сәхнә эшләреннән бушамыйсың?
-Керне автомат машина юа, кайбер ризыкларны әни белән пешерәбез. Бакчада эшләргә иренмим.
-Яраткан ризыгың?
-Бәрәңге эчлекле мордва пилмәне. Бездә аны зур иттереп пешерәләр.
-Син бит сәхнә кешесе, яраткан артистларың кемнәр?
-Үзебезнең милләттәш Надежда Кадышеваны еш тыңлыйм, “Золотое кольцо” эстрада ансамбле, “Сатко” группасы чыгышларын бик ошатам.
Һәм тагын. Петр Леонидовичка ышаныч күрсәтеп, участок сайлау комиссиясе әгъзасы итеп тә билгеләгәннәр, бу җәмәгать эшендә ул инде 25 ел катнаша.
Авылда чиркәү төзелешенә дә өлеше кергән, бигрәк тә документлар әзерләүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булган.
-Мин, башкалар кебек үк, гади кеше. Мактаганны, мактанырга яратмыйм, - диде туган авылы Иске Котышны, аның ачык, ярдәмчел кешеләрен яратып яшәүче якташыбыз. –Һәр көнебез якты, бәйрәм кебек. Быелгы кыш бик карлы булды, дип зарланышалар. Моңа, киресенчә, сөенергә генә кирәк. Авыл кешесенә бигрәк тә. Явым-төшем кырларыбызда мул уңышка өметләндерә бит. Менә бүген кар яумый инде. Кояшлы, җылы яз, үзеннән-үзе, кәефне күтәрә.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев