Ивашкино мәктәбендә, үрентеләр сатып, тегү машинасы алганнар
Бу уку елында Ивашкино урта мәктәбе укучылары технология дәресләрендә тегәргә һәм төрле ашлар пешерергә өйрәнә башлаганнар. Хәзер аларның остаханәләрендә моңа шартлар бар - мәктәп үсентеләр саткан акчага тегү машинасы һәм электр плитәсе сатып алган.
-Былтыр помидор, татлы (болгар) борыч һәм чәчәк үсентеләре сатудан 32 мең сум керем алдык. Бюджеттан тыш акчалар мәктәпнең техник базасын баетырга ярдәм итә, - ди мәктәп директоры Антонина Гаврилова. – Бу акчалар тегү машинасы һәм электр плитәсеннән кала, мәктәп ашханәсенә савыт-саба алырга да җитте.
Бик җайлы урында куелган теплицадан алар бик отышлы файдаланалар. Үсентеләре апрель башларында ук шунда күчәчәк. 2000 төп помидор, 500 төп татлы борыч, 1000ләп петуния, бархатцы, сальвия, бегония чәчәкләре әле мәктәпнең тәрәзә төпләрендә утыра.
-Татлы борычны гыйнвар башында ук чәчтек, помидор орлыкларын бераз соңрак, гыйнварның 25ләрендә туфракка күмдердек. Ә инде февральдә аларны сирәкләп, күчереп утырттык, - ди бу эшләрдә башлап йөрүче, биология укытучысы Наталья Яманова. – Бу үсентеләрне үзебезгә 100-150шәр төп кенә калдырабыз, калганнары сатуга җибәрелә. Инде 7-8 ел эчендә үзебезнең клиентларыбызны тупладык.
Әлеге мәшәкатьле эштә укытучылар да, укучылар да якта калмый.
-5-8 сыйныф укучылары технология дәресләренә бик теләп йөриләр, тегәргә һәм пешерергә өйрәнү кызларга гына түгел, малайларга да бик ошый, - ди Наталья Алексеевна. – Укучылар белән курчаклар тектек.
фото: Наталья Яманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев