1 июнь 2022 яңалыклары
-
Җиләк-җимеш белән агулана күрмәгез!
“Роспотребнадзор” белгече яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда ничек сак булырга кирәклеген аңлатты.
-
Чирмешән районында язгы чәчү төгәлләнү алдында
Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермерларның күбесе язгы культуралар чәчүне төгәлләде.
-
Чаллы умартачысы Шешминканы интернет аша тапкан
Хуҗасы бакфаст токымлы умарталарын тыныч холыклы дисә дә, өстемә саклагыч башлыклы кием киюемә карамастан, фотога төшергән арада бу умарталар кулларга бер-икене “кундырып” та өлгерде. Зыян юк, кортлар чагуы файдалы да диләр әле.
-
Чирмешәндә, бәйрәм оештырып, балаларның күңелләрен күрделәр
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Орион” яшьләр үзәге каршындагы мәйданда бик күңелле бәйрәм оештырдылар. Бүгеннән иң озын һәм иң күңелле җәйге яллар да башланып китте.
-
Чирмешән укучылары “армиядә булдылар”
Район мәктәпләренең унынчы сыйныфын тәмамлаган 27 егет Ульяновка авылында хәрби-кыр җыенында, биш көн дәвамында армия хезмәтенә максималь якын итеп төзелгән көн тәртибе буенча яшәделәр.
-
Габшакировлар фермасында яшь кош-кортка да бик рәхәт
Яшь кош-корт чирләмәсен дисәң, аларның асларын коры, чиста тотарга кирәк. Бройлер чебешләр җылы ярата.
-
1 июньнән Татарстанда яшәү минимумы күләме арта
1 июньнән республикада җан башына яшәү минимумы күләме арта: моңа кадәр ул 10756 сум булса, хәзер, 1076 сумга ишәеп, 11832 сум тәшкил итәчәк.
-
Чирмешән-Иске Котыш юлын быел шомартып бетерәләр
Чирмешән-Иске Котыш юлының быел тагын 6,6 километр өлешенә, юл чатына кадәр, асфальт түшәләчәк. Аның яртысына узган елны ук бер кат асфальт җәйделәр. Асфальтка кадәр, монда 3 километр 280 метр арада аслык ясыйсы бар.
-
Татарстанда 25 градус җылы көтелә
Бүген, 1 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектәге җил исәчәк.