Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Габшакировлар фермасында яшь кош-кортка да бик рәхәт

Яшь кош-корт чирләмәсен дисәң, аларның асларын коры, чиста тотарга кирәк. Бройлер чебешләр җылы ярата.

-Быел яз салкын булды, шуңа күрә без ябулы корпусларны утын һәм газ ягып җылыттык, - ди тәҗрибәле кошчы Ислам Габшакиров. -Инде 40 көнлек үрдәк, каз бәпкәләрен көн буе саф һавада йөртәбез, көндез алларына азык салмыйбыз, территориядә үсүче чирәм белән тукланалар, ә төнгелеккә улакларны катнашазык белән тутырып калдырабыз. Суны автопоилкадан эчәләр. Чебешләргә, каз, үрдәк бәпкәләренә дә ниндидер витамин, дару биргән юк, аларның барысы да -кирәкле матдәләр катнашазыкта бар.

 

Габшакировларның Иске Котыштагы кошчылык фермасында 7 мең чамасы мулард, каз, үрдәк бәпкәләре асрала, күбесе әле 10 көнлек, бер атналык кына. Кырык көнлек, шактый зур үскән бәпкәләргә бодай һәм арпа бирәләр икән.

Зур бер корпус эчендә сап-сары яшь чебешләр йөгерешә, анда якты, җылы, бернинди ят ис юк. Кошларның асларына опилка – такта түбе җәйгәннәр. Вентиляция эшләп тора. Аларда яшь чебиләр, бәпкәләр үлеме бик сирәк күренеш, булса да, атнага берничә генә. Димәк, карый, ашата, үстерә беләләр.

Альфред Габшакировның бу фермасыннан былтыр гына да халыкка 14 меңләп бәпкә, каз, үрдәк, тавык сатканнар.

-Монда гаиләбез белән эшлибез, - ди фермадагы бөтен процессны җайга салып торучы Ислам Габшакиров. - Чебиләр, бәпкәләр, катнашазык артыннан бик иртә ерак юлга да чыгарга туры килә. Кош-корт карау, аларны исән-имин үстерү зур көч, игътибар сорый. Өстәмә булышчылардан башка кыенрак шул, өлгереп булмый, теләүчеләрне безгә эшкә чакырабыз.

Кошчылар киләчәктә тагын бер корпус төзергә хыялланалар.  Монда да үсештә булырга, киңәергә кирәк. Ярый әле элеккеге дуңгыз фермасын, район җитәкчелегенә рәхмәт, аларга сатып биргәннәр, һәр төзегәнең үзеңнеке.

 

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев