Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары “армиядә булдылар”

Район мәктәпләренең унынчы сыйныфын тәмамлаган 27 егет Ульяновка авылында хәрби-кыр җыенында, биш көн дәвамында армия хезмәтенә максималь якын итеп төзелгән көн тәртибе буенча яшәделәр.

Егетләр уку елы дәвамында өйрәнгәннәрен практикада кулландылар. Алар окоп та казыдылар, чиратлап каравылга да бардылар, строевой әзерлекләре, топография һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча да белемнәрен күрсәттеләр.

- Булачак солдатларның көне зарядка һәм йөгерү белән башланды, - диде район мәгариф бүлеге методисты Гөлсирә Нурисламова. - Балалар мәктәпнең спорт залында яшәделәр. Пешекчеләр аларны көнгә дүрт тапкыр ашаттылар.

Җыен ахырында укучылар хәрби әзерлек буенча зачет тапшырдылар. Хәрби белемнәрен аеруча яхшы күрсәткән егетләргә район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев