Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

 Чаллы умартачысы Шешминканы интернет аша тапкан

Хуҗасы бакфаст токымлы умарталарын тыныч холыклы дисә дә, өстемә саклагыч башлыклы кием киюемә карамастан, фотога төшергән арада бу умарталар кулларга бер-икене “кундырып” та өлгерде. Зыян юк, кортлар чагуы файдалы  да диләр әле.

Леонид Федорчукның Шешминкадагы умарталыгында, үзе әйтүенчә, 200ләп баш умарта оясы  бар. Хуҗасының алар янында кайнашып йөрүе иде, шуңа кортларның ачулырак вакытларына туры килдем бугай.

-Шешминканы интернет аша таптым, табигате ошады. Шунда йорт сатып алдым, - дип сүз башлады Леонид Юрьевич.

Уңган, ачык йөзле умартачы тумышы белән Украинадан икән. Заманында Чернобыль атом электр станциясендәге авария ликвидациясендә катнашкан ул, 145 көн дозиметрчы-разведчик булган, фаҗиганең  үзәгендә, торба янында йөргән. Соңрак, Яр Чаллыда эшләгән апасы янына кунакка килгәч, шәһәрне ошатып, 2008 елда шунда күченгән. Шешминкада умарталар асравына ике ел.

-Татарстанда умартачылык белән биш еллап шөгыльләнәм. Украинада, авылда әти умартачы иде, - ди 58 яшьлек әңгәмәдәшем.

Леонид Федорчук бездә күпләп кош-корт та асрамакчы. Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов әйтүенчә, умартачылык һәм кош-корт асрау өчен аңа  буш торучы элеккеге больница биналарын һәм территориясен биргәннәр, эшләсен генә. Леонид Юрьевич  анда ремонт башларга җыена.

-Чаллыдан хәтле килеп йөрү мәшәкатьледер, бу сезгә кирәкме соң? – дим аңа.

-Кирәк, күңел өчен. Бу бер юаныч бит инде. Монда халык та яхшы, - дип мактап алды шешминкалыларны Федорчук.

Сүз уңаеннан, умартачы быел Яңа ел бәйрәменә Шешминка мәктәбе укучыларына, кечкенә балаларга тәм-том тутырылган 41 пакет бүләк иткән.

 

 

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев