Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җиләк-җимеш белән агулана күрмәгез!

“Роспотребнадзор” белгече яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда ничек сак булырга кирәклеген аңлатты.

Авыл хуҗалыгында кулланыла торган пестицидлар кеше өчен агулы. Яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда ничек сак булырга кирәклеген “Роспотребнадзор”ның Санитария күзәтчелеге идарәсе белгече Ольга Фомичева аңлата.

Пестицидларның мөмкин кадәр рөхсәт ителгән дәрәҗәсеннән артып китүен, яки бөтенләй булмавын тиешле прибордан башка белеп булмый, шуңа да саклык чараларын сатып алганда гына түгел, яшелчә һәм җиләк-җимешне ашаганда һәм әзерләгәндә дә үтәү яхшырак, ди Фомичева. "Яшелчә-җимешләрне әзерләү алдыннан яхшылап юыгыз, кабыгын чистартыгыз", – дип киңәш итә ул.

Корткычларга каршы көрәш өчен билгеләнгән химик чаралар кеше сәламәтлеге өчен куркыныч. Организмда тупланып, алар онкологик авырулар үсешенә китерергә мөмкин, ә кискен агуланган очракта, көзән җыерырга һәм хәтта паралич сугарга мөмкин, дип кисәтә “Роспотребнадзор” белгече.

"Токсиннар дәрәҗәсе аның күплегенә, йогынтысы вакытына, организмның торышына һәм башка факторларга бәйле. Пестицидлар организмга эләккәндә кискен яисә хроник агулану ихтимал. Алар организм өчен канцерогеннар, мутагеннар, аллергеннар йогынтысы нәтиҗәләренә китерә. Пестицидлар белән кискен агулануның клиник картинасы химикат төренә карап аерыла. Уртак һәм аеруча еш симптомнар — хәлсезлек, тынычсызлану, көзән җыеру, диспепсик бозылулар, кул-аяклар ою, паралич, баш әйләнү", — дип белдерә Ольга Фомичева.

Пестицидлар белән агулану симптомнары барлыкка килгән очракта, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди белгеч.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев