Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә, бәйрәм оештырып, балаларның күңелләрен күрделәр

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Орион” яшьләр үзәге каршындагы мәйданда бик күңелле бәйрәм оештырдылар. Бүгеннән иң озын һәм иң күңелле җәйге яллар да башланып китте.

Мәйданчыкта җыелган балалар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, уеннарда катнашты, бүләкләр алды. Сәхнәдә яшь артистлар тамашачыларны үз осталыклары белән хәйран калдырса, башкалар үзләрен төрле мәйданчыкларда сынап карадылар. Биредә шашка уйнарга, рәсем ясарга, кроссвордлар чишәргә, спорт уеннарында да катнашырга мөмкинлек бар иде. Әрсезрәкләр полиция, янгын сүндерүчеләрнең махсус техникасына да утырып карадылар, электрчылар кайберәүләрне күтәрткеч - подъемникта югарыга күтәрделәр.

 

-Оештыручыларга рәхмәт, бәйрәм бик матур, аттракционнар да  күп. Балалар рәхәтләнеп күңел ачалар, - ди Лашманнан Мәдинә апа Җәләлетдинова. 

Бәйрәмгә, ул оныгы Айнур белән иде, очраклы рәвештә килеп эләккәннәр һәм тиз генә китә дә алмадылар. 11 яшьлек Айнур, бүген оешмалар тарафыннан биредә балалар өчен махсус оештырылган, мәйданчыкларның барысын да йөреп чыкты бугай. Ул һәм бәйгеләрдә, уеннарда актив катнашкан сабыйлар бәйрәмнән байтак призлар белән киттеләр.

 

Бу чара күп балалы Шляхтиннар гаиләсе өчен аеруча истәлекле, чөнки аларга районның ЮХИДИ бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе хезмәткәрләре автоутыргыч – автокресло бүләк иттеләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев