Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән-Иске Котыш юлын быел шомартып бетерәләр

Чирмешән-Иске Котыш юлының быел тагын 6,6 километр өлешенә, юл чатына кадәр, асфальт түшәләчәк. Аның яртысына узган елны ук бер кат асфальт җәйделәр. Асфальтка кадәр, монда 3 километр 280 метр арада аслык ясыйсы бар.

-Бүген бу объектка Аксубайдан да байтак техника җәлеп ителгән, безнең участокка да эш күп, - ди участок начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов. –Аслыкны ныгыту өчен кирәкле бөтен материал юл кырыена ук ташып куелган. Асфальтны Аксубайдан китерәчәкләр

 

“Татавтодор”ның Аксубай филиалы, анда безнең район участогы да керә, быел Түбән Кәминкәгә алып керүче, авыл ягындагы төп юлның бер өлешен дә шомартачак, трассаның Ивашкино һәм Күтәмә янындарак, Күтәмә мәктәбе янында ремонтлыйсы, асфальтлыйсы урыннар бар. Бригадалар җәй, көз дәвамында район үзәгенең Техническая урамы юлында, лицей тирәсендә күләмле эш башкарачак, “Кояшлы” ял лагерена алып баручы юлга асфальт түшәү, башка кайбер эшләр дә планда. Казанкада урам юлын норматив хәлгә китерүгә дә әзерлек бара. Участок начальнигы Наил Котбиев әйтүенчә, тулаем 13 километр тирәсе юлны асфальтлау күздә тотыла.

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев