Чирмешән районында язгы чәчү төгәлләнү алдында
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында язгы чәчү төгәлләнү алдында

Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермерларның күбесе язгы культуралар чәчүне төгәлләде.

“БИО-АГРО” җәмгыяте генә дә 21 мең гектарга якын мәйданда орлыкларны җир куенына салды. “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” дә эшне кыска тоттылар.

Тулаем 45 мең гектарда чәчкечләр узды, тагын 4 мең гектарны иңлисе калды. Инде чәчүлекләрне тәрбияләү, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы актив көрәшү зарур. Азык хәзерләү техникасын да кабызырга вакыт.

фото редакция архивыннан


Нет комментариев