Район балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучысы Рамазан Лотфуллин бәйгеләрдә катнашып, бер-бер артлы җиңүләргә ирешә.
Ул Казан шәһәрендә узган “Шаг на сцену” халыкара конкурс-фестивальдә урта төркемдә I дәрәҗә лауреат булды. Бу бүләккә гыйнварда ия булса, февральдә –
тагын бер җиңү. Яшь музыкантларның Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсында гитарачыбыз “Халык уен коралларында башкаручылар” номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Нет комментариев