Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә борынгы спорт төре “Аударыш”ны яңарттылар

Быелгы Сабан туе чирмешәнлеләр күңеленә тагын бер кызыклы, милли уен белән кереп калачак. Төп мәйданнан бераз читтәрәк, “Аударыш” уены өчен махсус ясалган урында, ир-егетләр ат өстендә көрәште.

“Аударышта” биш җайдак көч сынашты, аларның күпчелеге Лениногорск районыннан. Чирмешәннән Фәнис Иляевның бу төр көрәштә әле беренче тапкыр гына катнашуы. Шулай да ул тәҗрибәле спортчылар арасында югалып калмады – дүртенче булды.

Әлеге спорт төре белән күптән шөгыльлләнүче Лениногорск районы Кирлегәч авылы егете Динар Хәйбриев җиңүче. Чирмешәнлеләр Динарга - Кармыш авылы киявенә көч биреп тордылар. Ул 10000 сумлык сертификатка ия. Икенче урынга чыккан Лениногорск егете Алексей Мулендеев - 7000, Иштирәктән Илдар Хәмәдиев (өченче урын) 5000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.

“Аударыш” - татар милли спорт төре. Исеме аудару, егу сүзләреннән килеп чыккан. Бу уенны башкача ат көрәше дип атыйлар, аның татар билбау көрәше белән уртаклыклары бар. "Аударыш"ны революциягә кадәр үк татар авылларында үткәргәннәр.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев