Икмәк эчендә алтын балдак тапкан
Бу кызыклы

Икмәк эчендә алтын балдак тапкан

Ул анда ничек эләккән?

Дәүләкән шәһәре кешесе урындагы кибеттә икмәк сатып алган һәм аны Уфа районындагы дустына биргән. Соңыннан ир икмәкне кискән һәм анда 583 пробалы алтын балдак тапкан. Ул аны законлы хуҗасына кайтарырга булган.

Аллаһка шөкер, алтын хуҗасына табылган. Арытаба ачыклануынча, ул пекарня эшчесе булып чыккан. Хатын-кыз смена башланыр алдыннан балдагын салып куйган булган, ә эш барышында ялгыш аны камырга төшереп җибәргән.

Балдак хуҗасының сүзләренә караганда, ул аны камыр арасында эзләгән булган, әмма таба алмаган. Ул балдакны кире үзенә кайтарачакларына ышанмаган да.

Иң мөһиме - бу хәлдә намуслы кешеләрнең табылуы.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев