Чирмешәндә батырлар үстергән ата-аналарны хөрмәтләделәр
Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елын ачуга, сугышчы-интернационалистлар истәлегенә һәм Ватан сакчысы көненә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Ватан сагында”дип исемләнгән тантаналы чара узды.
Бәйрәмгә сугыш хәрәкәтләре ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, шулай ук тынычлык саклаучыларга ярдәм күрсәтү теләге белән берләшкән район халкы һәм укучылар җыелды.
Чараның беренче минутларыннан ук мәдәният йорты фойесында җанлы аралашу һәм җылы атмосфера урнашты. Сугыш юллары узган ир-егетләребез хезмәттәшләре белән очрашты, хатирәләре белән уртаклашты.
Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасын район башлыгы Рамил Айбатов ачып җибәрде. Ул армиядә хезмәт иткән һәм булачак Ватан сакчыларын, барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга һәм гаиләләренә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. Шулай ук армиядә хезмәт итүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм аның яшь кеше шәхесен формалаштыруды зур роль уйнавын ассызыклады.
–“Кайнар нокталарда” булган якташларыбыз, ветераннарыбыз – сез безнең тынычлыгыбызны саклап ут астына кергән батырлар, рәхмәт сезгә, – диде Рамил Тәлгать улы.
Ул лаеклы батырларыбызны, батыр ул үстергән ата-аналарны, аларның гаиләләрен бүләкләде. Махсус хәрби операция зонасындагы Владимир Антоновның әти-әнисе Ольга Алексеевна һәм Виталий Федоровичка лаеклы ул үстергәннәре өчен, Айгөл Минибаевага ире Сергей Шалаховка рухи һәм психологик ярдәме өчен, Владимир Темниковка махсус хәрби операция зонасында үз бурычын лаеклы үтәгәне өчен район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район башлыгы шул көннәрдә генә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Алар Ватан сакчысы көне алдыннан, андагы якташларыбызны котлап, туган як җылысы сеңгән күчтәнәчләр тапшырды. Сугышчыларыбыз рәхмәт сүзләрен видео рәвешендә юллаган, чарадагы кунаклар моны да күрә һәм ишетә алдылар.
Патриотик җырлардан төзелгән бәйрәм концерты барлык катнашучылар өчен чын музыкаль бүләк булды. Саранск шәһәреннән килгән “Отечество” төркеме һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең иҗади командасы чыгышларын кунаклар җылы кабул итте. Сәхнәдә иҗат коллективлары башкаруындагы җырлар, балалар бию төркемнәренең чыгышлары тамашачыларда патриотизм һәм горурлык хисләре уятты.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев