Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Чирмешән районында 74 ветеранга юбилей медальләре һәм күчтәнәчләр тапшырыла

Районда яшәүче 74 Бөек Ватан сугышы ветеранына (сугыш ветеранының тол калган хатыны, тыл хезмәтчәне) “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләре кайткан.

Район җитәкчелеге, районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аларны ветераннарның өйләренә илтеп тапшыралар. Инде 26 кеше бу истәлекле бүләкләрне алган да.

- Күтәмә, Кармыш, Лашман, Әмир, Иске Кади, Утыз Имән, Ульяновка, Яңа Элмәле, Иске Элмәле авылларында яшәүче 22 райондашыбыз шушы бүләккә ия булды. Шулай ук аларга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән күчтәнәчләр – азык-төлек пакетлары да тапшырдык, - диде район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. – Районның хисап сессиясе вакытында да мондый бүләк алучылар булды. Бүген Туймәт, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә авыл җирлекләрендә яшәүче тагын 20 якташыбыз медальле булачак.

Әлеге ветераннар юбилей уңаеннан түләүләр дә алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев