Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Кармыш авылыннан Зөфәровлар гаиләсендә каенана белән килен әни белән кыз кебек яши

Кармыш авылында гомер итүче Гаҗилә һәм Миншәһит Зөфәровлар алтын туйларына әзерләнә. Аларның зур гаиләсендә өч буын вәкиленең дус, тату булып яшәве күпләргә үрнәк.

Миншәһит Кармыш авылы кызы Гаҗиләне 1965 елда Яшәүче авылындагы әти-әнисе нигезенә алып кайта. Яшьләр тормыш башлап җибәргәндә төп йортта каенана һәм аның әнисе дә исән була. Гаҗилә ике каенана белән бер түбә астында 18 ел яши, өлкәннәрнең тәҗрибәсен үзләштерә һәм гаилә тормышы зирәклегенә өйрәнә. Барлыгы 45 ел килен “ролендә” була.

-1980 елда Кармышка күчендек, Миншәһит – электрчы, мин сыер савучы булып эшләдем. Иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә булдык, балалар - каенана тәрбиясендә, рәхмәт аңа, - ди Гаҗилә апа. – Иремнең әнисе белән аңлашып, тату яшәдек.

Гаҗилә апаның үзенең каенана стажы да 25 елдан артып киткән. Олы уллары өйләнгәч, янәшәдә генә йорт төзиләр. Яшьләр төп нигездә кала, ә олы буын яңа өйгә күченә. Әле ул вакытта тормышланмаган балалары да була. Зөфәровлар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Инде менә 11 ел төпчек уллары Илнар һәм киленнәре Алсу белән гомер итәләр. Гаиләдәгеләрнең бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләре сизелеп тора.

-Без гаиләдә әни белән кыз кебек яшибез, серләребез дә уртак, барлык эшләрне әти-әни белән сөйләшеп башкарабыз, - ди Алсу.

Мондый матур тормышның сере белән дә уртаклашты килен кеше.

-Әнине тыңларга кирәк, аның сүзеннән чыкмыйбыз, аш пешергәндә дә киңәшләшеп, барыбыз да яраткан ризыкны әзерлибез, - ди ул. – Гадәттә, бәрәңгеле ризыклар: бәлеш, мантый, өчпочмак яратабыз.

Тату гаилә эшләп көн күрә: абзарларында ике сыер, бозаулар, иллеләп сарыклары бар. Хуҗалыкларында тракторлар һәм тагылма агрегатлар да байтак. Аларның үз кырлары - анда печән үстерәләр. Илнар техниканы яхшы белә, бу осталык әтисеннән күчкән.

Тырыш гаилә Чирмешәндә дә йорт өлгерткән – монысы Илнар белән Алсуга, тик алар район үзәгенә китәргә ашыкмый.

-Өебез өлгергән, тик анда әти-әнидән башка күченмибез, әлегә аларны күндереп булмый, - диләр яшьләр. – Иртәме-соңмы аларны “сындырырыга” инде, авылда эш табуы авыр, балалар бакчасында берничә генә бала, мәктәп тә тугызъеллык кына. Кызлар үсә, балалар бакчасы да, мәктәп тә кирәк. Үзебезгә дә Чирмешәндә эш табылыр.

Зөфәровлар киң күңелле, үзләренең олы гаиләләренә (әби-бабай, ул-килен, өч онык: Илзирә, Алчәчәк, Иркә) Гаҗилә апаның абыйсының улын да сыендырганнар. Төп йорттан кунаклар да өзелми.

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев