Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Искеүтәмешлеләр хәрбиләргә 300 “коры душ” ясаганнар

Иске Үтәмеш авылы волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүнең нинди генә алымнарын уйлап тапмый. Әле күптән түгел генә алар 300 данә “коры душ” ясап җибәргәннәр.

-Социаль челтәрләрдә Арча районы волонтерларының госпитальдә куллану өчен кирәкле “коры душ” ясаганнарын күреп алдым. Аннан соң алар белән элемтәгә кереп, ясау технологиясен өйрәндек, - диде Иске Үтәмеш авыл китапханәсе мөдире Мәдинә Галимова. – Коры душ ясауны дәвам итәбез, моның өчен кирәкле әйберләребез бар әле. Хәрбиләребезгә күчтәнәч булсын дип, соңгыларының комплекты эченә конфет та куеп җибәрдек.

Иске Үтәмеш халкы әлеге эшләргә акча җыюда бик актив. Авыл яшьләре, кайткан кунаклар да игелекле эшкә акча биреп калдыра. Финанс эшләрен авыл кибетчесе Римма Гыйльманова алып бара. Тупланган ярдәмгә кирәкле әйберләр сатып алып, мәдәният йортында окоп шәмнәре, маскет челтәрләре ясыйлар.

-Без бу эшкә 2022 елда керештек. Ике маскет челтәре үрдек, окоп шәмнәренең санын да белмибез, 50 килограммлап парафин сатып алганбыздыр, - ди эшне оештырып йөрүчеләрнең берсе Мәдинә Рәхимҗан кызы. – Аларны, җыелу белән, район үзәгенә илтәбез, аннан гуманитар ярдәм белән хәрбиләребезгә алып китәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучы, чираттагы ялга кайткан бер авылдашыбызга да күпләп биреп җибәрдек, мондый шәмнәр аларга бик кирәк икән.

Бу эшләрдән бер искеүтәмешле дә читтә калмаган диярлек, кем акча бирә, икенчеләре үзләре килеп булыша. Авыл китапханәсенә “Хуҗабикә” түгәрәгенә йөрүчеләрнең өлеше аеруча зур, мәктәп коллективы, башка тармакта эшләүчеләр дә булыша.

Искеүтәмешлеләр  махсус хәрби операция зонасына азык-төлек, дарулар, кием-салым да сатып алып җибәргәннәр.

Мәдинә Галимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев