Иске Кади кызы Ләйсән тәрҗемәче яки юрист булмакчы
Иске Кади урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ләйсән Минсафина барлык фәннәрдән дә “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укый һәм мәктәп тормышында да актив катнаша.
Тырыш укучы биология, алгебра, география һәм инглиз теле дәресләрен көтеп ала, бу фәннәрне ул яратып укый һәм җиңел үзләштерә.
-Өйгә кайту белән дәресләрне карап куярга тырышам, мәктәптә алган белемнәремне видеодәресләр карап ныгытам, - ди Ләйсән Нияз кызы.
Ләйсән фән олимпиадаларының муниципаль этапларында катнаша, географиядән җиңүче дә булган.
Якташыбыз үз алдына максат куеп укый, мәктәпне уңышлы тәмамлап, юрист яки тәрҗемәче һөнәрен үзләштетергә тели.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев