Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә Бөек Ватан сугышы ветеранының кызы Халисә Хәсәншина бүләк отты

Чирмешәннән Халисә Хәсәншина “Безнең Чирмешән”нең һәр санын район газетасы редакциясеннән килеп ала. Чираттагысында ул бүләк белән китте, газета укучылар арасында уздырылган отышта җимеш төше чыгара торган җайланмага ия.

-Мондый аппаратым юк иде, бик кирәкле бүләк. Быел чия аз, бүләкне киләсе елга эшкә җигәрмен, - диде отыш иясе. – Газета - үзе бүләк сыман, аның һәр санын көтеп алам, яңалыклар белән җентекләп танышам. Районыбыз хәбәрләрен шуннан беләбез, танышлар, элеккеге хезмәттәшләр турында да кызыксынып укыйм. Бүген районда бердән-бер исән-сау Бөек Ватан сугышы ветераны - әтиебез Габделхак Җиһаншин турында район газетасында язмалар күп чыкты. “Безнең Чирмешән”нең әлеге саннары аеруча кадерле, аларны җыеп барам.

Якташыбыз август ае пенсиясен алу белән, киләсе елның беренче яртысына подписка тутырырга ниятли.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев