Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында бүләк ителгән район газетасын укучылар саны арта

Казан шәһәрендә яшәүче Флера Гыйниятуллина якташларына 2025 елның беренче яртысына “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына подписка бүләк итте.

Игелекле якташыбыз үзе дә 18 ел журналистика юнәлешендә хезмәт куйган кеше буларак, район газетасы сайтындагы мәкаләләр белән танышып бара, туган авылы Лашманга кунакка кайтканда “Безнең Чирмешән”не үзе белән дә алып китә. Шуңа да ул якташларына да шундый кадерле бүләк ясарга булган. Ул үткән елда да Әмир һәм Лашман авылы кешеләрен район газетасына яздырган иде.

Флера Сөләйман кызы Чирмешәндә яшәүче, балачактан инвалид Владимир Хавандеевны һәм 1 нче төркем инвалид Мария Пестованы шулай сөендергән. Район инвалидлар оешмасына килүчеләр дә ул бүләк иткән район газетасын укый алачак.

Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Мәдинә Талипова һәм аның ярдәмчесе Ирина Митяева үзләре дә почта килгән саен искә төшерә торган бүләк ясаганнар. Алар Әмир авылында яшәүче физик мөмкинлеге чикле Илдус Җиһаншинны “Безнең Чирмешән” газетасына  яздырганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев