Югары Кәминкә укучылары токмач та кисә белә
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында авыл китапханәсендә оештырылган чарада укучылар өчен токмач кисү буенча мастер-класс күрсәтелде.
Укучылар үзләре камыр басып, җәймә җәйделәр һәм вак итеп токмач кисеп карадылар. Кулдан киселгән токмачлы аш татар халкының милли ашлары арасында иң киң таралган ризык.
Чарага килгән кунаклар районыбызда гомер итүче чуваш, рус, мордва халыкларының да милли ашлары турында күп мәгълүмат алдылар, үзебезнең милли ашларны тәмләп карарга да мөмкин булды.
фото: Люция Җиһаншина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев