Алар армиядәге Анатолийга хатларны да күп язганнар, бергә төшкән фотоларын да җибәргәннәр.
Беренче Май районына юллама белән килеп, Түбән Кармалкада гомерлек ярын тапкан Александра Гетманова 95 яшен тутырды.
Хат аша таныштылар
Югары Ослан районы кызы Александра Гетманованың Түбән Кармалкада төпләнеп калуын язмыш дими, ни дисең. Агроном кыз юллама буенча Беренче Май районына эшкә җибәрелә һәм ул гомерлек ярын да шунда таба.
Ничек итеп Түбән Кармалка килене булуы тарихын ул 95 яшьлек юбилее белән котларга килгән кунакларга да сөйләде.
Агроном һөнәре үзләштергән кызны Шешминка МТСына эшкә җибәрәләр. Яшь белгечкә биш колхоз: Бәркәтә, Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Чумачка һәм Баграж авылларын йөклиләр. Ә яшәү урыны - Түбән Кармалкада, улы армиядә булган бер апага фатирга урнаштыралар.
-Фатир хуҗам үзе укый-яза белми, миңа улына хат язарга куша иде, икәү төшкән фотоны да җибәрдек. Менә шулай Анатолий белән хат аша таныштык. Ул 1954 елда хезмәттән кайтты, ә килен инде өйдә көтә, - дип шаяртып сөйләде Александра Михайловна. – 1955 елда өйләнешеп яши башладык.
Яшь агрономга авылдан-авылга җәяүләп тә, ат белән дә йөрергә туры килә. Тормышка чыгып игезәк уллары тугач, бу эшен ташлый. Яшь гаилә йорт сатып алып, аерым яши башлыйлар. Ирен колхоз рәисе итеп куйгач, биш ел Лагерка авылында да яшәргә туры килә гаиләгә. Ул бу елларда авыл кибетендә сатучы булып эшли. Калган гомерләре Түбән Кармалкада үтә. Бу елларда нефтьчеләрнең вахта самолетлары Түбән Кармалкада утырып, шуннан очып киткән, Александра Михайловна шуларны кабул итүче вазифасын башкарган. 15 ел колхоз гаражында заправкалаучы, склад мөдире булып эшләгән.
Янәшәдә килен бар
Анатолий Ларионович белән 48 ел гомер итәләр, дүрт ул үстерәләр. Кызганыч, иренең вафатына инде 23 ел гомер узган, ике улын да югалткан ана. Тик балалары аны ялгызы калдырмый. Килене Нина Александровна май аеннан бирле янында.
-Әниебезнең сәламәтлеге зарланырлык түгел: колаклары да ишетә, күзләре дә яхшы күрә, әле бакчага чыгып та берәр нәрсә эшләп керә, тик олы кешене үзен генә калдырасыбыз килми, - диде килене. – Янында кеше булгач, аңа да кызык, безнең дә күңелебез тыныч.
Юбилярның гомер бәйрәменә балалары, киленнәре, онык-оныкчыклары җыелды. Александра Михайловна бай: җиде оныгы, 11 оныкчыгы бар.
Лаеклы тормыш юлы узган якташыбызны районнан да килеп котладылар. Район Советы аппараты җитәкчесе Марат Әһлиуллин Россия Президенты Владимир Путинның котлавын алып килде. Район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау һәм истәлек бүләге тапшырды.
Нет комментариев