Киләсе елда Татарстанда өлкәннәрне һәм инвалидларны карау яңача исәпкә алына башлаячак
Белеп торыгыз

Киләсе елда Татарстанда өлкәннәрне һәм инвалидларны карау яңача исәпкә алына башлаячак

2027 елдан башлап 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, беренче төркем инвалидларны һәм инвалид балаларны карау чорларын яңача расларга кирәк булачак: Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенә гариза инвалидны карау чоры төгәлләнгәннән соң түгел, киресенчә , бу чор башланганчы бирелергә тиеш.

2026 ел ахырына кадәр хезмәткә яраксыз кешеләрне карау чорын стажга исәпкә алуның агымдагы тәртибе гамәлдә булуын дәвам итә. Әмма кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, пенсияне рәсмиләштергәндә бу чор исәпкә алынсын өчен, тиешле чорларны 2027 ел ахырына кадәр теркәргә кирәк. Бу шулай ук социаль фондка гариза бирү юлы белән  эшләнә. 2028 елдан башлап 2027 елга кадәр булган  чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешене карау чорларын инде расларга ярамаячак.

Хэзерге вакытта 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне, шулай ук инвалид балаларны һәм беренче төркем инвалидларны карау чоры гариза буенча пенсия стажында исәпкә алына. Аны Социаль фондка карау чоры тәмамланганнан соң бирәләр. 2027 елдан тәртип үзгәрәчәк: гариза хезмәткә яраксыз кешене карый башлаганда ук  биреләчәк һәм, карау чоры  дәвам иткән очракта, 12 айга бер тапкыр озайтылачак.

Шулай ук гариза рәсмиләштергәндә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ  кешенең ризалыгы да кирәк булачак: Татар-информ фотосы

Шулай ук гариза рәсмиләштергәндә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ  кешенең ризалыгы да кирәк булачак. Хәзер мондый раслау караучы һәм аның карамагындагы кеше   аерым яшәгән очракта гына кирәк иде.

Клиентларга уңайлырак булсын өчен, 2027 елдан башлап каралырга ризалык бирү һәм карау  турында гаризаны  Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтендә, һәм «Дәүләт хезмәте» порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

"2027 елда да  хәзерге кебек үк хезмәткә сәләтле теләсә нинди кеше чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешене карый ала, һәм бу чор пенсия өчен исәпкә алыначак. Иң мөһим шарт: чорлар стажга исәпкә алынсын өчен,  караучы кешенең карау чорына кадәр яисә бу чордан соң ким дигәндә бер рәсми эш көне булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.        

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).


Нет комментариев