Чирмешән районы хуҗалыкларында кырларның яртысы туңга сөрелгән
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында кырларның яртысы туңга сөрелгән

Район хуҗалыкларында кырларны барлыгы 41155 гектарда туңга сөрәсе, бүген шуның 49 процент өлешеннән җир эшкәртү техникалары узган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 21 сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә әлеге эшне төгәлләгәннәр. “Ильхан”да планланган җирләрнең  78 процент өлеше эшкәртелгән. ”Әккәрәй”дә, “Сөлчә”дә бу күрсәткеч 50 проценттан күбрәк, “БИО-АГРО” да – 44, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә – 19 процент.


Нет комментариев