Утыз Имәннән Миннаковлар Зур таналарыннан уңганнар
Безнең якташлар

Утыз Имәннән Миннаковлар Зур таналарыннан уңганнар

Утыз Имән авылыннан Марат һәм Җәмилә Миннаковларның җәен көннәре иртәнге сәгать 3тән башлана.

-Иртәнге 4тә сөт җыючы килә, сөтне әзерләп куярга кирәк, аннан көтү куабыз, йортта калган малларны да ашатасы бар, - ди хуҗабикә. – Эшкә киткәнче, йорттагы эшләргә дә өлгерергә кирәк.

Малчылык – төп шөгыль

Йорт хуҗасы - янгын сүндерүче, хуҗабикә – мәктәптә аш пешерүче. Миннаковлар гомер буе мал асрап көн күргәннәр. Абзарларында - җиде баш мөгезле эре терлек, аның өчесе савым сыеры. Бу көннәрдә 30-35 килограмм сөт тапшыралар, әле бер ай элек кенә туган бозауга да өлеш чыгарасы. Продукцияне эшкәртеп тә саталар: сөт, катык, каймак, эремчеккә ихтыяҗ бар.

Сөт бәясе хакында

Йорт хуҗасы - янгын сүндерүче, хуҗабикә – мәктәптә аш пешерүче: Кадрия Гамирова фотосы

-Сөтне сатып алау бәясе генә бик түбән, әле үткән айда гына 29 сумга күтәрделәр. Былтыр 37 сум белән исәп-хисап ясагач, файдасы яхшырак иде, - диде Марат  Мансур улы. – Сөттән айга 20-25 мең сум акча керә, чыгымнары да күп бит.

Малларга витаминлы азык кирәк

Быел 40 төргәк печән кайтарып өйгәннәр: Кадрия Гамирова фотосы

Ишле малга азыгы да күп кирәк: дүрт тонна фураж әзерлиләр, печәне, саламы... Быел 40 төргәк печән кайтарып өйгәннәр. Миннаковлар аны үз тракторлары белән бакчалардан, урман аланнарыннан да чабып әзерлиләр, ә төргәкләргә җыярга авылдашларын яллыйлар.

-Витаминлы урман печәнен кул (сәнәк) белән төяп кайтарабыз, анысын бозауларга гына бирәбез, - диде йорт хуҗасы.

Тәҗрибәле малчылар терлекләрен төрле азык белән сыйлыйлар. Көз көне кабак ашаталар, алларыннан печән өзелми. Кыш көннәрендә саламны парлап, фураж белән бутаганны бик яраталар икән маллар. Бакчаларында игелгән азык чөгендерен язгы якка калдыралар. Мондый азык сыерларның сөтен арттыра, малларны симертү өчен дә яхшы.

Зур тана юмартлыгы

Тәҗрибәле малчылар терлекләрен төрле азык белән сыйлыйлар: Кадрия Гамирова фотосы

Миннаковларның Яңа Элмәледән алып кайткан сыерлары (аңа Зур тана дип эндәшәләр) тәүлеккә 20 килограмм сөт бирә. Алар сыерларын үз бозауларын үстереп яңарталар. Үткән елда туган игезәк бозауларының танасын да нәселгә калдырырга җыеналар.

Эшләре дә, ашлары да бергә

Миннаковлар - төп нигезне саклаучылар: Кадрия Гамирова фотосы

Миннаковлар - төп нигезне саклаучылар. Биш туган ашта да, эштә дә бергә, ярдәмләшеп яшиләр. Әти-әниләрен, әниләренең туганын да тәрбияләп соңгы юлга озатканнар алар. Үзләре өч кыз үстергәннәр. Бәрәңге, кабак, чөгендер игүдә кызларның да ярдәме зур, берничә бакча биләгән яшелчәләрне бергәләп эшкәртәләр.


Нет комментариев