18, 19, 20 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлау һәм алар белән берләштерелгән кампанияләр узды.
–Районда сайлаулар оешкан төстә үтте, халык актив булды, – диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. –Сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлаучыларның 92,3 проценты тавыш бирде.
Район территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сәяси партияләрдән районда“Бердәм Россия“ 80,11 процент, КПРФ – 9,22 процент, “Гадел Россия” – 2,61 процент, “Яңа кешеләр” – 2,12, ЛДПР – 1,28 процент тавыш җыйган.
Бер мандатлы 33 нче Түбән Кама сайлау округы буенча иң күп тавыш кандидат Олег Морозов өчен (78,63 процент).
Нет комментариев