Чирмешәндә 26 сентябрь көнне “Татарстан кроссы – 2026” һәм ”Милләтләр кроссы” узачак
Спорт

Чирмешәндә 26 сентябрь көнне “Татарстан кроссы – 2026” һәм ”Милләтләр кроссы” узачак

Киләсе шимбә көнне чирмешәнлеләрне йөгерү ярышларына дәшәләр.

“Татарстан кроссы - 2026” республика массакүләм йөгерү ярышы һәм “Милләтләр кроссы” бөтенроссия йөгерү көне  уңаеннан узачак бәйге район үзәгенең “Сабантуй” стадионында үтәчәк.
Район башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бәйгегә төрле яшьтәге якташларыбыз чакырыла. Гадәттә, әлеге бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар, оешма-учреждение вәкилләре актив. Өлкәннәребез арасында да йөгерергә яратучы райондашларыбыз байтак.
Кросска килүчеләрне теркәү сәгать 8дә башлана, ә ярышларның үзенә сәгать 10да старт биреләчәк.


Нет комментариев