Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Танылган рәссамнар Чирмешән районының тарихи урыннарын киндергә төшерде

Бөтенроссия симпозиум-пленэрында катнашкан профессиональ рәссамнар быел да районыбызның матур урыннарын киндергә төшерде. Бу инде районыбызда узган өченче пленэр.

Район башлыгы Рамил Айбатов тәкъдиме белән “Чирмешән – легендалар төбәге” исеме астында оештырылган чарада Россиядән җыелган кырыклап рәссам катнашты, алар үзләрен илһамландырган истәлекле урыннарны рәсемгә төшерделәр. Рәссамнар быел да районыбызга 33 картина һәм дүрт портрет калдырдылар.

-Хәзер безнең өч пленэрда ясалган 90лап картинабыз бар, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева.

Быел ясалган картиналар күргәзмәсе район мәдәният йорты фойесында урын алды, ул бер ай эшләячәк.

Әлеге күргәзмәне ачу тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов рәссамнар белән очрашты һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

-Сезнең эшләрегез - безгә зур бүләк, алга таба да хезмәттәшлек итүгә без бик шат, - диде Илнур Минсәгыйть улы. – Эшегездә иҗат уңышлары телим.

Республикабыз шәһәрләреннән һәм Самара, Пенза, Чебоксардан килгән рәссамнар быелгы пленэрда картиналарга күбрәк тарихи урыннарыбызны күчерергә тырыштылар. Алар Кармыш авылындагы ташказанны, район үзәгендәге тарихи валны киндергә төшерделәр. Шулай ук Бәркәтә, Казанка авылларының һәм Чирмешән елгасы буйлары тарихка кереп калды. Осталар махсус хәрби операциядә катнашкан дүрт якташыбызның портретларын да ясаганнар.

 

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев