Зоя Ларионова Лагерка авылы китабына мәгълүматларны 35 ел туплаган
300 елга якын тарихы булган Лагерка авылы турында “История села Лагерка” китабы дөнья күрде. Әлеге хезмәтне Зоя Ларионова туплап бастырткан.
Майның беренче көннәрендә бу күләмле басманы халыкка тәкъдим итү чарасы узды. Лагеркалылар авыл клубына җыелып, бу уңайдан тантаналы чара оештырдылар. 100 данә тираж белән бастырылган тарихи хезмәткә хуҗалар тиз табылган.
-Әле китапханәдә эшләгән елларда ук авыл тарихын туплаган китап бастыру теләгем бар иде. Беренче мәгълүматларны 1990 елда җыя башладым. Бу эштә укутучылар да булышты, 35 елда байтак мәгълүмат тупланган, китапка кермәгәннәре дә калды, - ди Зоя Ивановна. – Басмада авылның барлыкка килгәннән алып, ягъни 1730 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр тарихы язылган. Китап бастыру чыгымнарын күтәрешергә Казанда яшәүче якташлар Николай Прокопьевич һәм Галина Федотовна Афанасьевлар булышты, рәхмәт аларга.

255 битле хезмәтнең 40ысын төрле тарихи фотолар тәшкил итә. Монда бик күп истәлекләр тупланган. Дистәләгән бүлекләрдән торган китаптан күпчелек лагеркалы үзен кызыксындырган сорауга җавап таба ала.
Бу район авыллары тарихлары тупланган 38нче китап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев