Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казанка зиратына юл ясаганнар

Күптән түгел без Троица бәйрәмен билгеләп үттек. Электән килгән гадәт буенча, халык бер көн алдан, зиратка барып, бакыйлыкка күчкән туганнарына догалар укып, аларны искә ала

Без дә ул көнне туган ягыбызга - Казанка авылына юл тоттык. Дөресен әйтергә кирәк, бераз куркыбрак кузгалдык. Авыл зираты читтәрәк урнашкан һәм элек, яңгырлардан соң, аның янына автомобиль белән узып булмый иде. Юкка  борчылганбыз, зиратка кадәр машина белән керә алдык. Биредә вак таш түшәп, юл ясаганнар. Әлеге эшне халыктан җыелган үзсалым акчасына башкарганнар. Бу көнне монда бик күп кеше җыелды, ераклардан  кайтучылар да бар иде. Алар да, без дә зиратка илтүче юлга шатланып киттек.

Форсаттан файдаланып, әлеге эшне үз контролендә тоткан Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдиновка барлык халык исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Арефьевлар, Абрамовлар, Долгополовлар, Мироновлар, Ибраһимовлар, Сапожниковлар, Кобылиннар, Канаевлар һәм башкалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев