Кара Чишмә кызлары мәдрәсә лагеренда гарәп графикасы өйрәнә
Безнең районда

Кара Чишмә кызлары мәдрәсә лагеренда гарәп графикасы өйрәнә

Кара Чишмә авылы мәчете мәдрәсәсендә 16сыннан 26 июньгә кадәр кызлар өчен лагерь эшләде.

18 кыз ун көн дәвамында уйный-уйный дин дәресләре өйрәнделәр, табигатькә экскурсиягә чыктылар. Аларга мондый кызыклы ялны авыл мәчете белән берлектә Мәдинә Яруллина оештырган.

- Без балалар белән догалар, гарәп хәрефләре дә өйрәнәбез. Дөрес, ун көндә генә гарәпчә укырга, язарга өйрәнеп булмый, шулай да үткән елларда да безгә лагерьга йөрегән балалар бераз укый ала, - диде укытучы апалары. – Әле мәктәпкә укырга кермәгәннәре дә бар.

Биредә балаларны тәмле ашлар, корбан итеннән әзерләнгән шулпа белән дә сыйлыйлар. Кызлар арасында шәһәрдән әби-бабаларына кунакка кайтканнары да байтак.

Мәчеттә малайлар өчен дә лагерь эшләячәк, аны июльдә оештырырга планлыйлар.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев