"Ильхан" җәмгыяте сөт җитештерү буенча алда бара
Безнең районда

"Ильхан" җәмгыяте сөт җитештерү буенча алда бара

Районның авыл хуҗалыгы һәм крестьян-фермер хуҗалыклары көн саен уртача 19 мең 700 килограмм (2018 дә – 20 мең 700)  сөт җитештерә, шуның 17 мең 500 килограммы сатыла (былтыр 18 мең 400 булган).

Иң күп сөт “Ильхан”нан озатыла – 5034 килограмм. “Сөлчә” күрсәткече 3000 килограмм, ягъни узган елдагыдан да күбрәк, “Әккәрәй”неке – 1510 (былтыр – 726). “ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” 3840 килограмм сөт тапшыра (узган елда 3000 булган). Биредә 300 баш сыер асрала.

Хәзер “ЧИРМЕШӘНАГРО”да сыерлар юк.

Әлеге мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

Автор фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев