Язгы чакырылыш башыннан районнан 23 егет армия хезмәтенә алынды.
Чираттагы алтынчы төркем белән киткән 12 егет якыннары белән бер елга хушлашты. 19 июнь көнне сәфәргә кузгалган егетләрнең күпчелеге Махачкалада хезмәт итә. Бу чакырылышта 32 райондашыбыз солдат итекләре киячәк. Киләсе төркем 30 июньдә юлга кузгала, соңгы озату 4 июльгә планлаштырылган.
Чирмешән егетләре, нигездә, Екатеринбург, Мәскәү һәм Санкт Петербург шәһәрләрендәге хәрби частьләрдә хезмәт итәчәк.
Нет комментариев