Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Дипломны бүген бирсәң дә була

"Сырдагы тычкан", "Уылдык тутырган корабльләр", "Күбәләк"... Шулай аталучы салат, бутербродларны 106нчы һөнәр училищесы кызлары ясый икән. Пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерүчеләр арасыннан уналты укучы салкын ризыклар һәм кабымлыклар ясау осталарын бәйгедә күрсәтте. - Мондый ярышны училищеда ел да үткәрәбез. Өченче курс кызларының бу өлкәдә тәҗрибәсе бар инде, ә менә бездә ярты еллап...

"Сырдагы тычкан", "Уылдык тутырган корабльләр", "Күбәләк"... Шулай аталучы салат, бутербродларны 106нчы һөнәр училищесы кызлары ясый икән.


Пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерүчеләр арасыннан уналты укучы салкын ризыклар һәм кабымлыклар ясау осталарын бәйгедә күрсәтте.

- Мондый ярышны училищеда ел да үткәрәбез. Өченче курс кызларының бу өлкәдә тәҗрибәсе бар инде, ә менә бездә ярты еллап кына белем алучы укучыларыбызның бераз дулкынлануы сизелә,- ди остазлары Наталья Захарова.

Яктан карап торышка, бәйгедә катнашкан барлык кызларның да ризык, салатлары бик тәмле килеп чыкты кебек. Әмма компетентлы жюри эшләрне әллә никадәр критерийдан чыгып бәяли. Әүвәл тестлар ярдәмендә укучыларның теоретик белемнәрен дә тикшергәннәр.

Нәтиҗәдә, Елена Алексеева - өченче, Клавдия Борина икенче урынга лаек дип табылды. Жюри фикеренчә, эшен бик пөхтә башкарган, ясаган салатын матур итеп бизәгән Илсөяр Нуретдинованы бәйгенең җиңүчесе дип таптылар. Аларга дипломны бүген бирсәң дә була, әзер белгечләр.

- Пешерергә бик яратам, сайлаган һөнәрем дә ошый. Ә ризыгың уңсын өчен ингредиентларның "свежий" булуы шарт. Аннан аш әзерләгәндә иренмәскә, тәмле булсын дип тырышырга кирәк",- ди бәйге җиңүчесе. Ул "Минем киләчәк һөнәрем" республика конкурсында да катнашып, өченче дәрәҗә Диплом иясе булган. Район күләмендәге зур аш табыннарында да кунакларга хезмәт күрсәтеп тәҗрибә туплаган Илсөяр киләчәктә белем алуын югары уку йортында дәвам итмәкче.

Бәйгене оештыручылар оста куллы, тәмле пешерүче кызларны истәлеккә бүләкләр белән сөендерде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Оста куллар