Дипломны бүген бирсәң дә була
"Сырдагы тычкан", "Уылдык тутырган корабльләр", "Күбәләк"... Шулай аталучы салат, бутербродларны 106нчы һөнәр училищесы кызлары ясый икән.
Пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерүчеләр арасыннан уналты укучы салкын ризыклар һәм кабымлыклар ясау осталарын бәйгедә күрсәтте.
- Мондый ярышны училищеда ел да үткәрәбез. Өченче курс кызларының бу өлкәдә тәҗрибәсе бар инде, ә менә бездә ярты еллап...