Чирмешәннән Фәйзелхак Вилдановның картиналарында ниндидер сер яши сыман
Район үзәк китапханәсендә якташыбыз, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, педагог һәм рәссам Фәйзелхак Вилданов эшләренең шәхси күргәзмәсе ачылды.
Районга төбәкара пленэр-симпозиумга илебезнең төрле шәһәрләреннән килгән рәссамнарның да булуы әлеге чараның дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Коллегаларының бәясе, аларның фикерен ишетү белгес өчен - аеруча тансык. Ул үзе дә бу пленэрларда катнаша.
-Фәйзелхак Габделхак улын күптән белсәм дә, картиналарын күргәнем юк иде, аның иҗаты белән танышу - безгә зур мәртәбә, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев. - Аның эшләре тирәнлеге һәм ихласлыгы белән таң калдыра, аларда кече ватанга, тарихыбызга чын мәхәббәт сизелә.
Экспозициядә останың 20дән күбрәк эше тәкъдим ителгән: пейзажлардан алып, татар халыкының тарихын, легенда, бәет, әкиятләрен чагылдырган иллюстрацияләрне дә, портрет та күрергә була. Кунаклар татар халкының гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә багышланган картиналар сериясе белән дә кызыксындылар.
-Лениногорск шәһәрендәге музыка-сәнгать педагогика училищесында укыганда ук картиналар ясый идем. Дөрес, нефть тармагына эшкә киткәч, пумала, буяулардан аерылып торырга да туры килде, - дип сөйләде Иске Үтәмештә туып үскән, хәзер район үзәгендә яшәүче оста. – Барысы да үземдә булмаса да 100ләп картинам ясадым. Соңгы 20 елда, район балалар сәнгать мәктәбендә эшләгәндә, күбрәк иҗат иттем. Өйдә үземнең эш остаханәсе бар. Мин карап түгел, ә башымда уйлап, күзаллап ясарга гадәтләнгән.
Чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева да катнашты. Ул Фәйзелхак Вилдановка район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.
-Районыбызда шундый талантлы кеше яшәве - безнең өчен горурлык. Һәр картина эчендә ниндидер сер яши сыман, - диде Наталья Васильевна. – Иҗади уңышлар телим.
Күргәзмәгә рәссамның классташлары, курсташлары, хезмәттәшләре, укучылары, туганнары да килгән иде. Алар һәр картинаны җентекләп карап, үз фикерләрен әйттеләр.
-Күргәзмә оештыру хакында күптән уйлап йөргән идем, монысы чынга ашты. Тагын бер хыялым – Чирмешәндә галерея булдыру, - дип уй-теләкләре белән уртаклашты Фәйзелхак Габделхак улы.
Китапханәдәге күргәзмә әле эшләячәк. Теләге булган һәркем останың эшләрен бирегә килеп күрә ала.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев