Чирмешәнлеләрнең бәрәңгеләре абага яфрагы астында кышлый
Халык икенче икмәк - бәрәңге алу мәшәкатьләренә тотынды. Кайбер елларда ул череп интектерә. Газета укучыларыбыз аны ничек саклый икән.
Гөлгенә Газыймова (Керкәле авылы): - Без бәрәңгене май ахырында гына утырттык, әле сабаклары яшел, алырга ашыкмыйбыз. Һәр елны сентябрь ахырларында, әбиләр чуагында, алабыз. Бәрәңгене бакчада ук аралап, базга, идән астына урнаштырабыз. Вагын көздән үк малларга ашатып бетерәбез, баздагы бер бүлемгә – эреләрен, икенчесенә орлыкка дигәннәрен салабыз. Соңгы елларда баз төбенә һәм бәрәңге өстенә абага яфраклары җәеп калдыра башладык. Уңыш коры саклана.
Рәсим Шәрифуллин (Чирмешән авылы): - Бәрәңгене казып алдык, бик матур чыкты. Коры уңышны бакчада ук сортларга (эре, вак, орлыкка) аерып, капчыклар белән подвалга куйдык. Ул март аена кадәр шунда саклана. Яз аена кергәч, базны яртылаш кар белән тутырабыз һәм капчыклардагы бәрәңгене аның өстенә куябыз. Орлыкка дигәнен дә шунда куеп торабыз, чәчәргә берничә атна кала гына чыгарып үрдерәбез. Кар июль урталарына гына эреп бетә. Былтыргы бәрәңгебез әле дә үрмәгән, анысын малларга бирәбез.
Любовь Родионова (Әккәрәй авылы): - Бәрәңгене 17 майда гына чәчсәк тә, сабаклары август башында ук корыды. Без икенче икмәкне сентябрьдә генә казып алабыз. Уңышны вакларыннан, кисекләреннән һәм черекләреннән аралап, ышык урынга кертәбез, анда өч атналап киптергәч, кабат аралап (эрегә һәм орлыкка) базга урнаштырабыз. Орлыкка дигән бәрәңгене сетка капчыклар белән куябыз. Аннан соң суыкларга кадәр баз авызына сетка гына куеп торабыз, һава температурасы “минус”ка киткәч кенә авызын җылытабыз.
Флера Гарифуллина (Чирмешән авылы): - Инде байтактан яңа бәрәңге ашыйбыз, бик тәмле, ярмалы. Август ахырында уңышны алырга планлыйбыз. Бәрәңге базын алдан әзерлибез: кимерүчеләр килмәсен өчен төтен шашкасы (дымавая шашка) куябыз яки каен тузы яндырабыз. Без бәрәңгене трактор белән алабыз, бакчада ук киптереп, аралап, сетка капчыкларга тутырып базга төшерәбез. Базның төбенә дә, бәрәңге өстенә дә агач көле сибәбез, ул дымны ала. Кышкыга япканда өстенә картон куеп, салам җәябез, болары өстән тамган дымнан саклый. Бәрәңгебез бик яхшы кышлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев