Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар килде
Безнең районда

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар килде

Мәдәният тармагында эшләүче һәм элек хезмәт куйган бер төркем үзешчән артистлар районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә яз кәефе бүләк иттеләр.

Биредә тәрбияләнүчеләр үзешчән артистларның чыгышларын бик яраттылар, кушылып җырладылар, биеделәр, кунаклар әзерләгән уеннарда онытылып уйнадылар. Ә чара ахырында бергәләп Туган тел җырын башкардылар.

Люция Җиһаншина фотолары.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев